news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин республикадагы милли мәгариф торышы белән таныштырды

Бүген Иннополиста үткән Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәктәге милли мәгариф темасын да күтәрде.

«9 сыйныфны тәмамлаучылар арасында дәүләт йомгаклау имтиханын тапшыру өчен «Туган тел» фәнен сайлаучылар саны арта бара. Туган телдән имтихан тапшыручылар саны буенча «алдынгы өчлеккә» кергән Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләренә, Яшел Үзән районына рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бүгенге көндә федераль исемлеккә кертелгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең саны – 86. Яңартып эшләнгән тагын 36 укыту-методик комплекты әлеге исемлектә урын алыр, дип ышанабыз», – диде Илсур Һадиуллин.

Министр сүзләренә караганда, татарлар яши торган чит төбәкләр белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек оештырылган.

«Россия Федерациясенең татарлар тупланып яши торган төбәкләре белән хезмәттәшлек дәвам итә. Свердловск, Түбән Новгород өлкәләрендә, Беларусь Республикасында уздырылган татар мәгарифе көннәре, моннан тыш Россиянең 11 төбәгендә оештырылган методик семинар-киңәшмәләр тәҗрибә уртаклашу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Ел саен республиканың ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары базасында илебезнең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән килгән татар балалары өчен профильле тел сменалары үткәрелә» – дип ассызыклады спикер.

  • Татарстан күп еллар дәвамында Мәгарифтә мәгълүмат технологияләрен кертү буенча лидерларның берсе булып тора. Узган ел «Санлы мәгариф мохите» федераль проекты төгәлләнгән. Аның кысаларында 250дән артык мәгариф оешмасын заманча җиһазландыруга ирешкәннәр. 2022-2024 елларда республика Рәисе карары буенча мәктәп укытучылары һәм урта һөнәри белем бирү укытучылары өчен «Ак Барс банкы» ярдәме белән 40 меңнән артык ноутбук сатып алынган.
news_right_1
news_right_2
news_bot