Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин республикада «Физика-математика алгарышы» проекты юнәлешләрен искәртте
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүген ТР Министрлар Кабинетында Россия фәне көненә багышланган брифингта «Физика-математика алгарышы» сынау проекты юнәлешләрен билгеләп узды.
«Республика фәнни-белем бирү комплексы бурычлары киңәю белән бәйле рәвештә, югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ арта. Татарстанның мәгариф системасы талантлы балалар һәм яшьләрне ачыклау юнәлешендә эшне көчәйтеп, булачак тикшеренүче галимнәрнең кадрлар потенциалын формалаштыра», – дип белдерде министр.
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә узган уку елыннан Иннополис университеты ректоры А.В. Гасников тарафыннан тәкъдим ителгән «Физика-математика алгарышы» сынау проекты уңышлы старт алганын искәртте. «Проектның төп максаты – математика белеме сыйфатын арттыру, укучыларның физика-математика юнәлешендәге мөмкинлекләрен үстерү, математика һәм физика юнәлешендә әзерлекле абитуриентларны вузларга җәлеп итү, мәктәпләрдә укытучыларга, яшь педагогларга ярдәм», – диде Илсур Һадиуллин.
Проект үзенә биш юнәлешне керткән:
- Татарстан мәктәпләрендә физика-математика сыйныфларын оештыру (7-9 класслар)
- 5-7 сыйныфлар өчен математика, физика буенча түгәрәкләр эшен оештыру
- математика, физиканы популярлаштыру һәм өйрәнү (фестивальләр, лекцияләр үткәрү)
- читкә чыгып чараларда катнашу өчен укучыларга премияләр бирү
- мәктәпләр һәм укытучылар өчен грантлар.
«Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча, Казан федераль һәм Казан технологик университетлары белән берлектә, безнең тарафтан, шулай ук Иннополис университеты тарафыннан «Физика-химия алгарышы» проектын эшләү өчен, химия, физика юнәлешләре буенча укучылар, укытучылар белән иң яхшы эш тәҗрибәләрен өйрәнү оештырылган», – диде Илсур Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз