news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Республика мәктәпләрендә Россия һәм Татарстан флагларын күтәрәчәкләр

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов 2022 елның 25 апрелен РФ дәүләт флагын Бердәм күтәрү көне дип игълан итте. Татарстан мәктәпләрендә Россия һәм республика әләмнәре күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Россия флагын күтәрү күп кенә уку йортларының традициясе санала, ул укучыларда ватанпәрвәрлек хисен формалаштырырга ярдәм итә. Әлеге традиция 2022 елның 1 сентябреннән барлык гомуми белем бирү оешмаларында да кертеләчәк. РФ мәгариф министры Сергей Кравцов 2022 елның 25 апрелен Россия Федерациясе дәүләт флагын Бердәм күтәрү көне дип игълан итте. Татарстан Республикасында ул 2022 елның 25 апреленнән оештырылачак һәм көндезге мәктәп яны лагерьларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының профильле сменаларында дәвам итәчәк. Республикада, Россия һәм Татарстан гимннары астында, ике әләм – Россия һәм Татарстан дәүләт флагларын күтәрәчәкләр», - диде министр.

РФ Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә флаг күтәрү һәм дәүләт гимнын башкару идеясен (әмма мондый тантаналарны лаеклы рәвештә үткәреп була торган урыннарда гына) хуплаган иде. Бу хакта ул чәршәмбе көнне «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автономияле оешмасының күзәтүчеләр советы утырышында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100