Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин районнарга төбәкләр белән хезмәттәшлек итү бурычын куйды
Казанда узган «Туган тел» форумында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф өлкәсендә республика районнары һәм Россия төбәкләре арасындагы хезмәттәшлекне яңа баскычка күтәрү бурычын куйды. Министр белдерүенчә, Татарстанның муниципаль берәмлекләре чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә методик һәм практик ярдәм күрсәтүдә активрак катнашырга тиеш.
Бүгенге көндә бу юнәлештә уңай үрнәкләр аз түгел. Мәсәлән, Чүпрәле районы – Чуашстан, Апас районы – Пенза өлкәсе һәм Ставрополь крае, ә Яшел Үзән районы Курган һәм Түбән Новгород өлкәләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Министр фикеренчә, мондый горизонталь элемтәләр ике як өчен дә файдалы һәм милли мәгариф системасының нигезен ныгыта.
«Министр тарафыннан Татарстан белән хезмәттәшлек итү бурычы куелды. Мондый хезмәттәшлек ике якка да файдалы һәм үз милли мәгариф системасының ныгуына китерә. Казан шәһәре бу юнәлештә аеруча зур эш алып бара. Әлеге мәсьәләдә башка муниципаль берәмлекләрнең дә активлашуын сорыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин район җитәкчеләренә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз