news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин район башлыкларына: Укытучыларга укытудан тыш эш кушуны чикләгез

Илсур Һадиуллин район башлыкларына: Укытучыларга укытудан тыш эш кушуны чикләгез
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин район башлыкларына, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә укытучыларга укытудан тыш эш йөкләүне чикләргә кирәклеген әйтте.

«2022 елда укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү турында закон үз көченә керде. Татарстан укытучыларыннан сораштыру нәтиҗәләре бу проблеманың әлегә актуаль икәнлеген күрсәтте. Укытучыларга укыту белән бәйле булмаган эш кушуны чикләвегезне сорыйм», - диде Илсур Һадиуллин мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

Мәгариф һәм фән министрының мөрәҗәгате район башлыкларына, министрларга һәм ведомстволар җитәкчеләренә юлланды.

Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, район башлыклары, министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр, югары уку йортлары җитәкчеләре һәм башкалар катнаша.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot