news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Пионерияне яңадан торгызу коммунизмга әйләнеп кайту булмаячак

Россиягә Ленин исемендәге пионер оешмасы үрнәге буенча балалар-яшүсмерләр берләшмәсе кирәк. РФ - төрле менталитет һәм милләт кешеләре яши торган зур дәүләт. Бердәм идеология исә аларны берләштерергә, Россияне көчлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк.

«Мин яңадан пионерлар оешмасын торгызуга уңай карыйм, чөнки ул хәзер балалар-яшүсмерләр оешмасы дип аталачак. Без балалар бакчаларының, мәктәпләрнең, Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең әлеге оешма составында булуы мөһим икәнен беләбез. Патриотизм, Ватанга карата мәхәббәт, аңа карата идеологик тәрбия бирүгә игътибар итәргә вакыт җитте, шуңа күрә без мондый оешма булырга тиеш дип саныйбыз», - дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татарстан-24» өчен биргән интервьюсында.

Министр сүзләренчә, пионерлар хәрәкәтен торгызу коммунизмга әйләнеп кайтуны аңлатмый: беркем дә балаларны катгый кысалар белән чикләргә җыенмый.

«Барысы да уйланылган чикләрдә булырга тиеш. Әмма без идеологиядән башка 30 ел яшәдек, һәм нәтиҗәдә нәрсә алдык?» — дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100