news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин өйдә укучыларның имтихан нәтиҗәләре түбәнрәк булуын әйтте

Илсур Һадиуллин өйдә укучыларның имтихан нәтиҗәләре түбәнрәк булуын әйтте
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Экстерн имтиханнары нәтиҗәләренең сыйфаты түбәнрәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бердәм дәүләт имтиханнары йомгакларына багышланган брифингта әйткән иде.

  • Экстерн – мәктәптән тыш гаиләдә укучылар, программаны мөстәкыйль үзләштерүчеләр.

Министр ел саен Бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучылар арасында гаиләдә белем алучы балалар саны артуын билгеләп узды. Быел мондый 499 тугызынчы сыйныф укучысы (2025 елда – 402) һәм 307 унберенче сыйныф укучысы (2025 елда – 263) булган.

«Әлеге категориянең артуы аттестат алу өчен мәктәпләргә беркетелгән көллиятләрне тәмамлаучыларның һәм теге яки бу сәбәпләр аркасында белемнәрен тәмамламаган балаларның катнашуы белән дә аңлатыла», – дип белдерде Илсур Һадиуллин.

Министр сүзләренчә, өйдә укучыларның гомуми нәтиҗәләре шуны күрсәтә: алар имтихан бирү өчен табигый-фәнни дисциплина предметларын, ягъни физика, химия, биологияне сайламаска тырыша. «Бу – практик юнәлешле предметларны мөстәкыйль өйрәнү мөмкин түгеллеген тагын бер кат раслый», – ди Илсур Һадиуллин. Гаиләдә укучыларның, гомумән, барлык предметлар буенча имтихан нәтиҗәләре түбәнрәк булуы күренә.

«Балалар мәктәпләргә йөреп укысын, экстерн тапшыру ул инде бик җитди сәбәпләр булганда гына мөмкин», – дип ассызыклады министр.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, бу категорияне тәмамлаучыларның 43 проценты аңлы рәвештә техник югары уку йортларына керү өчен кирәкле булган профильле математиканы сайлый. Министр түбән балл белән югары уку йортларына бюджет бүлегенә керү мөмкинлеге дә күпкә ким булуын билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot