Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: Өйдә укучы балаларның белемнәре бик начар
Татарстанда 4 меңнән артык бала гаиләдә белем ала. Мәктәпне гаилә белеменә алыштыру дөрес түгел, дип ышана ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Бу хакта ул «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында белдерде.
«Бездә беренче сыйныфтан ук бала үзенең сыйныфташларын күрми, мәктәпнең нәрсә икәнен, анда балалар ничек аралашуын күз алдына да китерә алмый торган мисаллар бар. Бу куркыныч. Шул рәвешле, балага бу социумда булырга, социальләшергә мөмкинлек бирмиләр. Ә андый баланың дуслары кайда? Ул кешеләр белән ничек аралашачак, алга таба ничек яшәячәк?» – диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Ул индивидуаль әзерлекне кире какмавын, әмма баланы сыйныфтан аеру белән килешмәвен билгеләп үтте. «Тормыш ситуацияләре төрле була икәнен, балага билгеле бер чорда мәктәптән читтә булырга кирәк икәнлеген аңлыйм, әмма бу вакытлыча булырга тиеш. Ул чагында бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә, кыенлыкларны бетерергә, әмма аны коллективтан аерып тормаска кирәк», – дип ассызыклады министр.
Аның сүзләренә караганда, ата-аналар гаиләдә белем алучы балаларын әзерли алмаган очраклар торган саен күбрәк ачыклана.
«Арадаш аттестация вакытында без баланың бөтенләй әзер булмавын күрәбез, чөнки аның практик һәм лаборатор дәресләре булмаган. Кайбер балаларны ата-аналар мәктәптән аера, алар онлайн-мәктәпләрдә дистанцион рәвештә белем ала, ә тугызынчы сыйныфта баланы кире кабул итүне сорыйлар. Баланың белеме бик зәгыйфь булуы ачыклана. Һәм аларның БДИ нәтиҗәләре күпкә начаррак», - диде Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз