Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин ни өчен мәктәп укучыларының татар телен белмәвен аңлатты
Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучыларының татар телен белмәвендә күбесенчә мохит гаепле, чөнки балаларда телне өйрәнүгә ихтыяҗ юк дип саный ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Аның сүзләренчә, хәзер мәктәпләрдә телне өйрәтү методикасы үзгәрә, әмма аңа чынлап та ихтыяҗ булырга тиеш.
«Ике төшенчә бар – телне өйрәтү һәм балаларга әлеге телне яки әлеге телләрдәге фәннәрне укыту. Бездә сораулар күп булды һәм әле һаман да тәнкыйтьлиләр. Аны шунда ук туктату мөмкин түгел, әмма без методиканы үзгәртәбез» - дип белдерде ул «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.
Министр фикеренчә, коммуникатив технологияләргә күчәргә кирәк. Бүген татар телен барысы да белмәгәнлектән, аудиторияне тәрҗемә итү җайланмалары белән тәэмин итү мөһим, дип ачыклык кертте ул. Шул ук вакытта, әлеге фәнне өйрәнүнең әһәмиятен искәртте. «Татар теле үзеңне чын татар кешесе итеп тою өчен кирәк, чөнки үз телеңне белү кешене баета. Үз телең аша син халкыңның тарихын ныграк аңлыйсың, - ди ТР мәгариф һәм фән министры. – Үз телеңне, мәдәниятеңне, гореф-гадәтләрне белергә кирәк, чөнки алар аша башка мәдәният, телләрне яхшырак кабул итәсең һәм статусыңны күтәрү өчен шартлар тудырасың».
Искәртеп узабыз, 1 сентябрьдән республика мәктәпләрендә яңа фән («Дәүләт теле буларак татар теле») керә башлады. Телне өйрәнү өч программа буенча оештырылган: татар телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен туган (татар) тел; рус телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен туган (татар) тел; рус телендә белем бирә торган мәктәпләр өчен Татарстанның дәүләт теле буларак татар теле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз