Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин медалистлар санын ясалма арттыруга юл куймаска кушты
Министр укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә гадел бәя бирелмәвенә мисаллар китерде.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур һадиуллин медалистлар санын ясалма арттыруга юл куймаска кушты.
Бу хакта ул Яшел Үзәндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә сөйләде.
Быел медалистлар саны, узган ел белән чагыштырганда, гомуми чыгарылыш укучылары саныннан 13 процент тирәсе дип исәпләнә. Министр медальгә хокукын расламаган районнарны да әйтте.
Ютазы районында медальгә баручыларның 36 проценты статусын расламаган, Тукай районында - 31, Әлки районында - 25, Буа районында 23 процент чыгарылыш укучысы медальгә лаек түгел дип табылган.
"Әлмәтнең 17 нче мәктәбендә медальгә барган 6 кешенең икесе генә аңа хокукын раслаган. Казанның Совет районындагы 11 нче гимназиясендә дә шул ук хәл. Медальгә дәгъва иткән дүрт кешенең берсе генә югары нәтиҗәләр күрсәтеп, медаль белән бүләкләнгән", - дип белдерде Илсур һадиуллин.
Министр укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә гадел бәя бирелмәвенә тагын бер мисал китерде. Әлки, Арча, Нурлат районнарыннан, Казан, Яр Чаллыдан потенциаль медалистлар арасыннан 13 кеше бер дисциплина буенча да 70 балл алмаган.
"Хезмәттәшләр, бу әзерлек дәрәҗәсендә эчке һәм бәйсез бәя арасында тигезсезлек турында сөйли. Болай булырга тиеш түгел. Бу район башлыкларын, мәгариф идарәләре органнары җитәкчеләрен медалистлар санын ясалма арттыруга юл куймаска һәм бу сорауны шәхси контрольгә алуларын сорыйм", дип белдерде Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз