news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин медальгә хокукын расламаган укучылар яшәгән районнарны атады

Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында «Укуында аеруча зур уңышлары өчен» медаленә дәгъва итүчеләрнең 185е медальгә хокукын расламаган. Бу 8,3 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.

«Бу начар күрсәткеч түгел, мәктәптә отличникларның уку нәтиҗәләрен гадел бәяләү дәрәҗәсе артуын дәлилли», - диде министр.

Ул медальгә дәгъва итүчеләрне сайлап алуга аеруча объектив караган районнарны атады. Сүз Чирмешән, Мөслим, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Актаныш, Минзәлә, Кама Тамагы, Баулы, Яшел Үзән, Әтнә районнары турында бара. Биредә чыгарылыш укучылары медальләрен 100 процент дәрәҗәдә раслаган.

«Шул ук вакытта Буа, Ютазы, Тукай, Әлки районнарында медальләрен расламаган чыгарылыш белгечләре 20 проценттан арта. Димәк, белемнәрне бәяләүдә гаделлек юк, билгеләр ясалма арттырып куела. Чүпрәле, Әгерҗе, Тәтеш, Чистай, Азнакай, Менделеевск районнарында 12-16 процент укучылар медальгә хокукларын расламаган», - диде Илсур Һадиуллин.

«5» ле билгеләреннән торган аттестат һәм «Укуында аеруча зур уңышлары өчен» медален быел 2023 чыгарылыш укучысы алган, бу 12,7 процент тәшкил итә. 2021 елга караганда, бу 432гә азрак, ләкин 2019 елгы дәрәҗәгә туры килә, ул вакытта да шундый каты таләпләр иде», - дип искәртте министр.

«5» леле аттестат һәм «Укуында аеруча зур уңышлары өчен» медален алу өчен чыгарылыш укучыларының барлык предметлар буенча билгеләре «5» булырга, йомгаклау иншасы өчен «зачет» алырга, рус теле һәм профильле математика буенча БДИ өчен кимендә 70 балл җыярга тиеш.

БДИ да предметларның берсендә 70 баллдан азрак җыеп, шушы медальне алган 11 нчы чыгарылыш укучылары 2020 елда 33,5 процент, 2021 елда – 30,5 процент, 2022 елда – 22,64 процент. «Укучыларның билгеләрен гадел бәяләү юнәлешендә эшне дәвам иттерәчәкбез», - диде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100