news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин баланы мәктәптән алып, өйдә генә укытуны тәнкыйтьләде

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәптән китеп, өйдә укуны хупламый. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында брифингта әйтте. 

Ул гаиләдә укуны сайлаучылар арта баруын әйтте. "Өйдә укыган биш бала имтиханга килмәде. Алар имтиханнан курыккандыр. Хәзер менә бер ел югалттылар инде. Әгәр мәктәптә булсалар, бернинди проблема булмас иде", - диде Илсур Һадиуллин. 

Министр иң яхшысы мәктәптә уку булуын ассызыклады. "Мәктәптә яхшы мөмкинлекләр бар. Кайнар ризык, яшьтәшләр, укытучылар... Шул вакытта имтихан нәтиҗәләре дә югары булачак, һәм имтиханга килергә дә курыкмаячаклар", - диде.

Илсур Һадиуллин авыруы аркасында өйдә укырга мәҗбүр булганнар белән бутамаска кушты. Анысы башка төшенчә. «Аларга укытучылар көн саен диярлек килә, БДИ нәтиҗәләре дә яхшы була. Ә гаиләдә уку ул бөтенләй мәктәптән китеп, репетитор белән шөгыльләнү", - диде.

Министр репетиторлар арасында намуссыз ялганчылар булуын, шуңа күрә имтихан нәтиҗәләре дә түбән булуын искәртте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot