news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин мәктәптә буллингтан ничек котылырга кирәклеген аңлатты

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәп укучыларына буллинг белән очрашкач нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Бу хакта министр ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендә туры эфир вакытында сөйләде.

«Бала мәктәптә буллинг белән очрашса, ашыгыч рәвештә сыйныф җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сыйныф җитәкчесе нинди чаралар күрергә кирәклеген яхшы белә. Әти-әнидән яшермәскә кирәк. Әлбәттә, класста балалар турында сөйләшергә ярамый», – дип белдерде спикер.

Һадиуллин сүзләренчә, сыйныф җитәкчесе баланың үз-үзен тотышында үзгәрешләр сизгән очракта бу хакта ашыгыч рәвештә «бик сак һәм профессиональлек белән» әти-әнисенә хәбәр итәргә тиеш.

«Гаепләргә кирәкми. Баланы ашыгыч рәвештә коткарырга тырышырга кирәк. Һәм бу сыйныф җитәкчесе өчен «дәүләт сере» булырга тиеш. Укытучы бу хакта имеш-мимешләр йөрмәсен өчен моны таратырга тиеш түгел», - дип ассызыклады ул.

Мәктәпләрдә буллингтан саклану өчен комплекслы эш алып барыла, дип өстәде министр. «Беренчеләр хәрәкәте», тәрбия эше, мәктәпләргә хезмәтне кайтару, эшче кадрлар әзерләү – бу зур эш комплексы. Бу мәсьәләләрне тылсымлы таяк белән хәл иткән төсле тиз генә чишеп булмый. Проблеманы хәл итү өчен без һәр балага, һәр ата-анага, ә ата-ана һәр укытучыга барып җитәргә тиеш», - дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100