news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Мәктәпләрдә «Татарстанның дәүләт теле - татар теле» предметы кертелә

Илсур Һадиуллин: Мәктәпләрдә «Татарстанның дәүләт теле - татар теле» предметы кертелә
Салават Камалетдинов фотосы

2022 елның 1 сентябреннән республика мәктәпләренең уку планнарында әти-әниләрнең сайлап алуы нигезендә «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле» предметы кертеләчәк.

Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Яшел Үзәндә республика август киңәшмәсендә әйтте.

«Татар телен дәүләт теле һәм туган тел буларак укыту  агымдагы елда федераль реестрга кертелгән үрнәк белем бирү һәм эш программалары буенча оештырылачак», - дип билгеләп узды Илсур Һадиуллин.

«Татар-информ» агентлыгы министрлыкның матбугат хезмәтеннән министрның чыгышына шәрехләмә сорады. Матбугат хезмәте аңлатуынча, сүз әти-әниләре татар телен туган тел дип санамаган укучыларга татар телен укыту турында бара. «Күп кенә әти-әниләр туган телләре рус теле булса да, татар телен база дәрәҗәсендә укырга теләүләрен әйтәләр иде. Хәзер аларга татар телен дәүләт теле буларак укырга мөмкинлек бирелә», - диде матбугат хезмәте вәкиле.

Яңа фәнне 1-5 сыйныф укучылары, кайбер мәктәпләрдә 1-9 сыйныфлар да укый алачак. Аны туган теле дип рус телен сайлаганнар да, татар телен сайлаганнар да ата-аналарның теләге буенча сайлап алырга мөмкин.

Министр, Фәннәр академиясе, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, татар теле һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләр эшләү дәвам иткәнен әйтте.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы Фәнни-методик совет карары белән 17 әсбап 2022 елда федераль исемлеккә кертелгән. Төп мәктәп  өчен 18 әсбап экспертизага тапшырылган.

Укытучыга ярдәм йөзеннән татар теле һәм әдәбиятыннан һәр сыйныф өчен биш юнәлеш буенча тестлар системалары эшләнгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100