Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: Мәктәпләр бер үк вакытта кәгазь һәм электрон журнал алып бара алмый
Ата-аналар «ТР Электрон мәгариф» системасы белән эшләүдән баш тартса, мәктәп кәгазь журнал алып баруны тәэмин итәргә тиеш түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика ата-аналар онлайн-җыелышында хәбәр итте.
«Без кәгазь көндәлекләрдән киттек. Нигә без аларга кире кайтырга тиеш? Нигә кәгазь журналлар һәм көндәлекләр тутырырга? Без барысын да закон нигезендә эшлибез», - дип белдерде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Федераль закон буенча журнал электрон да һәм кәгазь дә була алмый, дип төгәлләде ул.
Быел Татарстанның барлык мәктәпләре яңартылган «ТР Электрон мәгариф» системасына күчте. Аңа РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына керү мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз