news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин күп телләр белүнең файдалы якларын әйтте

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин күп телләр белүнең файдалы яклары турында сөйләде.

«Кайбер ата-аналар һәм балалар туган телнең тормышта ни өчен кирәклеге хакында сораулар бирә. Әлбәттә, залда утыручы һәр мөгаллим бу сорауга җавапны белә, әмма яшь буын ата-аналар ата-бабаларыбыздан килгән амәнәтне үтәү кирәклеген аңлап бетерми. Алар туган телне өйрәнү үз баласына нинди өстенлек бирә дигән сорау белән генә кызыксына», - диде министр Бөтенроссия «Туган тел» форумының пленар утырышында.

Ул туган телне белүнең төп өстенлекләре турында сорауга җавапны фәнни яссылыкта эзләү отышлы дип саный.

«Министрлык белән Югары икътисад мәктәбенең Тел һәм баш мие үзәге арасында килешү төзелде. Үзәкнең фәнни эзләнүләре нәтиҗәләре туган телләрне өйрәнү мәсьәләсенә яңача караш формалаштыра. Галимнәрнең тикшеренүләренә караганда ике яки икедән артык телне белгән кешеләрнең баш миендәге нейрон бәйләнешләр тотрыклы һәм көчле була», - ди Илсур Һадиуллин.

«Билингвалларда деменция һәм афазия кебек чирләр сирәк очрый. Табигый рәвештә бер телдән икенче телгә күчү фикерләү дәрәҗәсен яңа баскычка күтәрә. Ата-аналарны туган телне өйрәнүгә үгетләгәндә бу яхшы дәлил түгелме соң?» - дип ассызыклады министр.

Аның сүзләренчә, күптеллелек мохитендә яшәүче татар кешесенә тумыштан татар һәм рус телләрен камил дәрәҗәдә үзләштерү өчен барлык шартлар бар. «Тик ул бәхетне без аңлап бетермибез бугай. Халык авыз иҗатында «Татарга тылмач кирәкми» - дигән әйтем бар. Ягъни татар кешесе элек-электән дәүләт хезмәте системасында мөһим функция башкарган. Ул телләр белүе нигезендә Россияне төрки дөнья белән бәйләп торган», - дип искәртте Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100