news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин КФУда Татарстан министрлыклары өчен тәрҗемәчеләр әзерләргә тәкъдим итте

Татарстанда министрлыкларда һәм ведомстволарда тәрҗемәчеләре җитмәү яки аларның квалификациясе түбән булу белән бәйле проблема күзәтелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. Төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бу проблеманы хәл итү өчен Казан федераль университетында тәрҗемәчеләр әзерли башларга, ә хәзерге белгечләр өчен норматив хокукый актлар текстлары белән эшләүгә юнәлдерелгән квалификация күтәрү буенча практик курслар оештырырга мөмкин. Аларны Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында уздырырга була.

Министр сүзләренчә, Татарстанда рус телендә 2099 норматив хокукый акт бастырылган, татарча - 2087, бу 99 процент тәшкил итә. Татар теленә тәрҗемә ителгән хәбәрләр саны шундый ук процент булган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ай дәвамында барлык норматив хокукый актларны тәрҗемә итеп бетерергә, шулай ук тәрҗемә сыйфатын контрольгә алырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100