news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин Казан шәһәре 139 нчы гимназиясенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәме кунагы булды

«Соңгы кыңгырау» тавышы колакта гомер буе яңгырый», - диде мәгариф министры.

Илсур Һадиуллин Казан шәһәре 139 нчы гимназиясенең «Соңгы кыңгырау» бәйрәме кунагы булды
Салават Камалетдинов

Бүген Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның Идел буе районындагы 139 нчы гимназиясенә «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә килде. Биредә 11 «А» һәм 11 «Б» сыйныфларын барлыгы 48 укучы тәмамлады.

«Бүген зур бәйрәм, сезнең алда яңа юллар ачыла. Тормышта сынаулар күп булачак – тотрыклы, түзем булырга кирәк. Укытучыларны онытмагыз, алар сезнең үсешкә зур өлеш керткән. Ата-аналар – тормышта иң мөһим кешеләр, гомер буе сезнең өчен борчылып яшәячәкләр. Укытучыларыгыз, әти-әниләрегез горурланырлык шартлар тудырыгыз», - дип мөрәҗәгать итте министр чыгарылыш укучыларына.

Илсур Һадиуллин июньдә Бердәм дәүләт имтиханнары көткәнен искәртте. «26 майдан башлана, 2 июльдә тәмамлана. Сез иртәрәк тә тапшырырсыз дип өметләнәбез, июнь азагында чыгарылыш кичәсен үткәрерсез. Имтихан ул – сынау инде, яхшы белем алганыңны күрсәтү», - диде министр. Ул ата-аналарны имтиханнар алдыннан тыныч булырга өндәде. Балаларының да күңелләренә тынычлык иңдерергә киңәш итте.

Илсур Һадиуллин тантанада 2021-2022 уку елы буенча иң яхшы укучыларны – олимпиада, бәйге җиңүчеләрен дипломнар белән бүләкләде.

«Бүгенге дулкынлануларны, күз яшьләрен аңлап була. Үзебез дә шул хисләрне кичердек. Соңгы кыңгырау чыңлавы колакта гомер буе яңгырый. Укытучылар белән бергә басып торып, аларның сиңа теләк теләүләре гомерлеккә истә кала. Әти-әниләрнең кичерешләре сиңа көч бирә, горурлык сизәсең. «Үстем, мәктәпне бетердем» дип, тормышта зур бурычлар куелганын, имтиханнар тапшырырга кирәклеген аңлап, алга бару кирәк», - диде мәгариф министры.

Илсур Һадиуллин үзе дә мәктәп тәмамлаган елларын искә төшерде. «Минем мәктәпне бетергәнгә быел 40 ел. Үзебез яшь вакытта, 40 елдан соң мәктәп бетергән кешеләр очрашалар икән, безнең өчен алар карт кеше булып күренәләр иде. Әлбәттә, без дә яшьләргә шулай күренәбездер, ләкин йөрәк картаймый, барыбер күңел яшь булып кала, алга барырга омтыласың. Мәктәп белән горурланырга кирәк! Мәктәп – төп рольләрне уйнаган мәхәббәт һәм белем учагы», - диде.

Министр Балык Бистәсе Шомырбаш урта мәктәбен тәмамлаган. «Ул авыл мәктәбе, кечкенә генә мәктәп. Ничә еллар буе мәгариф системасында эшләп, үземне өлкәнең бер вәкиле итеп тоям. Мәктәбем, укытучыларым белән горурланам, чөнки алар белем, тәрбия биргән. Мәктәпнең кадерен белеп, аңа хөрмәт күрсәткән кешенең үзенә дә хөрмәт була. Яшьләр үз юлын тапсын иде!» – дип әйтте «Татар-информ» хәбәрчесе соравына.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов мәктәп дәресләреннән соң тормыш дәресләре көткәнен әйтте. «Мин вузлар, көллиятләрне күздә тотып әйтүем түгел, тормышны әйтәм. Тормышта әле бөтенләй башка кырысрак, таләпчәнрәк укытучылар да очрарга мөмкин. Тормышта мәктәптәгечә күчереп булмаска мөмкин, нык итеп бар тапкыр әзерләнергә кирәк», - дип кисәтте ректор.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Ул медицина юнәлеше буенча классында белем алучы чыгарылыш укучыларының үсеш нәтиҗәлелеге буенча 139 нчы гимназиянең Россиянең иң яхшы 40 мәктәбе исемлегенә кергәнен әйтте. «Дулкынланабыз, барысына да ирешерсез дип өметләнәбез. Тирән белем алып, иң яхшы төзүчеләр, укытучылар, табиблар, инженерлар булачаксыз», - дигән теләген юллады Созинов.

Гимназиядә ике чыгарылыш классында икътисад һәм медицина юнәлешләре буенча тирән белем бирелгән. Ике сыйныф җитәкчесе укучыларына хәер-фатихаларын биреп, хәерле юл теләде. Быел Татарстанда 53 меңнән артык кеше 11 нче сыйныфны тәмамлый. «Соңгы кыңгырау» тантаналары бүген һәм иртәгә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100