news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин: Без өйдә белем алуны хупламыйбыз

Илсур Һадиуллин: Без өйдә белем алуны хупламыйбыз
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2,5 меңнән артык бала, шул исәптән 1,2 мең башлангыч сыйныф укучысы, Казанда өйдә белем ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның педагогик хезмәткәрләренең август конференциясендә хәбәр итте.

«Бу күп – гомуми санның 47 проценты. Ә республикада гомуми сан – 5,2 меңнән артык кеше. Өйдә белем алуны без хупламыйбыз. Әмма закон буенча без моңа каршы тора алмыйбыз, мөмкинлекләр бирергә тиешбез», – дип белдерде министр.

Аның сүзләренчә, башлангыч сыйныф укучылары арасында өйдә белем алу аеруча борчу тудыра.

«Алар инде беренче сыйныфтан ук мәктәпкә килмиләр, өйдә утыралар, аларның социализациясе юк. Бу турыда уйларга кирәк. Мәктәп директорлары – хәл ителмәслек мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле көчле армия. Алар ата – аналарга ни өчен балаларга мәктәпкә килергә һәм тулы белем алырга кирәклеген аңлатырга тиеш», - дип ассызыклады Һадиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot