news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Һөнәрен алмаштырырга теләүчеләрне хуплыйбыз

«Әгәр белеме, сәләте, тырышлыгы булса, без каршы түгел. Андый кешеләргә юл ачык, рәхмәт, дибез», - диде Илсур Һадиуллин.

Илсур Һадиуллин: Һөнәрен алмаштырырга теләүчеләрне хуплыйбыз
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 40 яшьтән соң да укытучы булырга теләүчеләргә юл ачык булуын әйтте. «Һөнәрен алмаштырырга теләүчеләрне хуплыйбыз», - диде ул «Ватаным Татарстан» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә туры эфир барышында.

Министрдан, яшь укытучыларга өстәмә түләүләр бар, ә 40 яшьтә һөнәрен алмаштырырга теләп, укытучы булганнарга авыл җирлегендә дәүләттән ярдәм чаралары бармы, дип сораучы булды.

«Әгәр кеше комптетентлы икән, һөнәрен алмаштырып, укырга кереп яисә өстәмә белем алып, фәннәр буенча әзер, юбҗтимәктәптә яки бакчада эшләргә әзер икән, андый кешеләрне хуплыйбыз. Аларга хөрмәт белән караячакбыз. Димәк, кеше өлгергән, эшләргә әзер дигән сүз», - диде Илсур Һадиуллин.

Министр 40 яшьтән узганнарга мәктәп ишекләре ачык, дип белдерде. «Әгәр белеме, сәләте, тырышлыгы булса, без каршы түгел. Андый кешеләргә юл ачык, рәхмәт дибез», - диде Илсур Һадиуллин. Аның сүзләреннән аңлашылганча, андый категория кешеләргә ярдәм чаралары әлегә юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100