Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин: Габдулла Тукайның иҗаты - элекке һәм хәзерге заманны бәйләп торучы күпер
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» дип аталган Бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды. Чарада катнашучылар алдында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады.
Министр үз чыгышында Тукай иҗатының вакытка бәйле булмавын һәм аның бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бөек шагыйрьнең мирасы халык белән дәүләтне якынайтучы, берләштерүче зур көч булып тора.
«Габдулла Тукай ул – халкыбызның горурлыгы, халкыбызның тавышы. Аның иҗаты гуманизм белән сугарылган, туган телгә, туган илгә булган мәхәббәте хәзерге вакытта да, элекке заман белән хәзерге заманны бәйләп торучы бер зур илаһи, көчле фундамент, күпер булып тора. Һәм ул күпер халык белән безнең дәүләтебезне бәйли, якынайта», - дип искәртте Илсур Һадиуллин.
Мәгариф һәм фән министры Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү буенча башкарылган эшләргә дә тукталды. Ул Татарстанның Арча, Әтнә, Мөслим районнарында, Казан шәһәрендә, шулай ук Пермь крае, Ульяновск, Әстерхан өлкәләрендә һәм Удмуртиядә шагыйрь исемен горурлык белән йөртүче мәгариф оешмалары эшләвен искәртеп үтте. Министр сүзләренчә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Тукай иҗатын өйрәнү юбилей көннәрендә генә түгел, ә ел дәвамында системалы рәвештә алып барыла.
Илсур Һадиуллин шулай ук 16 апрельдә Казанда узачак «Туган тел» форумы турында хәбәр итте. Быелгы форум Тукай юбилеена багышланачак. Анда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда җиңү яулаган Татарстан, Россия төбәкләре һәм чит ил яшьләре, студентлары һәм аспирантлары билгеләп үтеләчәк.
Чыгышының ахырында министр 2026 елның Халыклар бердәмлеге елы булуын искәртеп, Тукай мирасының милләтара дуслыкны һәм татулыкны ныгытудагы роле зур булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз