news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин: Дәрестә телефон кабызу урынына укытучыны тыңларга кирәк

Татарстанда укучылар 1 сентябрьдән дәресләр вакытында кесә телефоннарын куллана алмаячак. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфир вакытында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Федераль закон инде үз көченә керде. Мәктәпләрдә балалар дәрес вакытында телефоннан файдалана алмаячак, аларның моңа хокукы юк. Алар телефоннарын укытучыга тапшырырга тиеш була. Дәрес вакытында бернинди сөйләшүләр дә булырга тиеш түгел. Дәрестә телефон кабызып, укытучыны яздырганчы, аны тыңларга, хөрмәт итәргә һәм аның белеменең кадерен белергә кирәк», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Шул ук вакытта, министр фикеренчә, кәрәзле телефоннар ашыгыч хәл килеп чыгу очрагына укытучының кул астында булырга тиеш.

«Законны хөрмәт итәргә кирәк, шуңа күрә укытучының тыярга (телефон куллануны) хокукы бар, димәк. Укытучы законны үтәргә тиеш. Шуңа күрә бернинди телефоннар да булмый. Аларны өйдә кулланырга ярый, сыйныфта түгел», - диде Һадиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot