Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Илсур Һадиуллин чыгарылыш сыйныф укучысын БДИдан чыгарып җибәрү сәбәпләрен әйтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) үткәрү тәртибен бозган очракта, чыгарылыш сыйныф укучысын имтиханнан чыгарып җибәрәләр. Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин имтихан уздыру пунктында нәрсә эшләргә ярамаганлыгы турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.
«Имтиханга элемтә, электрон-исәпләү техникасы, фото-, аудио- һәм видеоаппаратура, белешмә материаллары, язмалар, мәгълүматны саклау һәм тапшыруның башка чараларын үзең белән алып керү тыела», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Моннан тыш, аудиториядән караламаны, кәгазь яки электрон чыганакларда имтихан материалларын алып чыгарга, имтихан биремнәрен фотога төшерергә, белешмә материаллардан файдаланырга рөхсәт ителми.
Чыгарылыш сыйныф укучылары шулай ук имтихан биремнәрен караламага күчереп язарга, имтиханны үткәрү пунктында оештыручы озатуыннан башка йөрергә тиеш түгел, диде министр. «Имтихан вакытында сөйләшү, урыннан күчеп утыру, материаллар һәм предметлар белән алмашу тыела», - дип өстәде ул.
Һадиуллин сүзләренчә, БДИда катнашучы сайлап алган фәннәрдән минималь балл җыймаган очракта, бер елдан соң гына имтиханны яңадан бирә ала.
«БДИ уздыру пунктларының аудиторияләрендә ике камера, ситуацион үзәк һәр баланың ничә тапкыр чыгуын һәм керүен, кая каравын күзәтә. Шпаргалка кулланырга маташу булса, бала имтиханны уңышлы тапшыруга өметен югалта. Чөнки имтиханны тапшыру бер елга кичектерелә», - дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз