Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин өйдә укучы балалар саны күп булган өчен Чаллы шәһәрен тәнкыйтьләде
Чаллыда өйдә укучы балалар саны елдан-ел арта. Бу тенденция Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинда канәгатьсезлек тудырды. «Челнинские известия» газетасы шул хакта яза.
«Иң куркынычы - ул башлангыч мәктәп <...>. Баланы мәктәптән аералар, үзләрендә ябып куялар, репетитор чакыралар. <…> 2022 елда 417 бала өйдә укыган, ә быел - 546. Бу гафу ителмәслек!» - дип эмоциональ җавап бирде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Чаллыдагы август педагогик киңәшмәсендә чыгыш ясаганда.
Һадиуллин сүзләренчә, өйдә укуга күчүчеләр имтиханнарны башка балалардан начаррак тапшыра. Министр быел имтиханнан шундый бала төшеп калуын искәртте.
«Урта сыйныфлар, бәлки, алай ук куркыныч түгелдер, анда үзлегеңнән белем алу һәм гаиләдә белем бирү. Уку елы ахырына аларның саны арта, прокуратура да, күзәтчелек органнары да моны бик яхшы белә, бу туктатылырга тиеш», - дип өстәде Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе, мондый нәтиҗәгә ничек ирешергә кирәклеген аныкламыйча.
Бу уңайдан Илсур Һадиуллин хәтта Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинага белем бирү турындагы законга үзгәрешләр кертүне хуплауны сорап мөрәҗәгать иткән иде. «Без сорадык, әмма безнең закон проекты үтмәде. Мәгариф системасында тәртип булуын теләсәк, мондый хәл булырга тиеш түгел. <…> Бу мәсьәләне аерым контрольгә алуыгызны сорыйм», - диде ул.
Шул ук вакытта, үз сөйләменең бу өлешен тәмамлап, министр өйдә укучы балаларның санын киметүнең иң кулай юлын атады. Бу мондый балаларның билгеләренә җитдирәк мөнәсәбәттә булу, диде ул. Өйдә укучы бала канәгатьләнерлек булмаган билге алса, ул мәктәпкә кайтырга тиеш, дип нәтиҗә ясады Илсур Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз