news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин быел ятимнәрне торак белән тәэмин итү күрсәткече артуын әйтте

Илсур Һадиуллин быел ятимнәрне торак белән тәэмин итү күрсәткече артуын әйтте
"Татар-информ" архивы

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы Эксперт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча уртак утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 2023 елда ятим балаларны тораклы итү проекты турында сөйләде.

Министр сүзләренчә, реестрда 18 яшьтә өлкәнрәк булган 3480 ятим теркәлгән. Быел аларның 1542се торакка чират тора. 2023 ел азагына кадәр 930 ятим тораклы булачак.

«Хәзерге көндә ятим балаларны тораклы итү дәвам итә. Бу проблема җиңелләрдән түгел, ул аерым контрольдә тотыла. Узган елларны алты йөзәр бала тораклы булды. Бу ел азагына кадәр 930 ятимгә торак җир биреләчәк. Бу проект федераль һәм республика акчаларына эшләнелә. Федераль акча күп түгел – 114 миллион. Республика бюджетыннан исә миллиардтан артык акча бүлеп бирелә. Бу – бик яхшы проект. Киләчәктә бу проблеманы хәл итәрбез, дип өметләнәбез», – диде Илсур Һадиуллин. 

Шулай ук, министр гаиләләргә тәрбиягә алынган балаларны да әйтеп үтте. Узган ел 44 баланы уллыкка һәм кызлыкка алганнар, 147 бала тәрбиягә, 596 бала опекага алынган. 

«Узган ел, республиканың хакимият органнарының бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 787 бала гаиләләргә бирелде. Балаларны кире кайтару саны да кими. Бу өлкәдә бөтен учрежденияләребез дә сакланды», – дип сөйләде Илсур Һадиуллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100