news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин: Быел рус теленнән имтихан нәтиҗәләре югарырак булыр дип ышанабыз

Бүген 11нче сыйныф чыгарылыш укучылары рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы яза. Татарстан мәктәпләрендә барлыгы 86 имтихан үткәрү пункты эше оештырылган. Казанның Совет районындагы «Унбер» күп профильле лицеена барлыгы биш мәктәптән укучылар имтиханга җыелды. Бирегә, шулай ук, Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килгән иде.

«Узган ел нәтиҗәләренә караганда, рус теле буенча баллар өченче елга караганда кимрәк иде. Тик Россия буенча уртача күрсәткеч белән чагыштырсак, барыбер 5 баллга югары – уртача 65,09 балл булды. Әлеге уку елы дәвамында укытучылар, укучылар белән бик күп эшләр башкардык. Мәскәүдән федераль үзәктән килделәр, төрле семинар, вебинарлар. Һәр биремнең эчтәлегенә кереп, балаларга демо-версияләр буенча өйрәтү нәтиҗә бирер дип уйлыйм», – диде Илсур Һадиуллин.

Рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 16 515 бала тапшыра, 16 469 ы – быел тәмамлаганнар. Алар арасында сәламәтлеге чикле 158 бала чыгарылыш дәүләт имтиханын яза, алар өчен аерым 16 пункт әзерләнгән.

Министр искәрткәнчә, барлык укучылар өчен имтихан тапшыру вакыты 210 минут булса, сәламәтлеге чикле булганнарга ул бер сәгатькә күбрәк.

«Барысы да әзер. Һава торышы матур, яңгыр юк, эссе дә түгел. Кагыйдә буенча, имтихан уздыру пунктларында рус теле укытучылары юк, балаларны башка предмет укытучылары, китапханәчеләр озата килә. Аларның балаларның кәефләрен күтәрергә әзер торганнары күренеп тора. Иң мөһиме – мәктәп елларында алган белемнәрне ак кәгазь битләренә төшерә белергә кирәк», – дип билгеләп узды Илсур Һадиуллин.

Ул имтиханда 1 биремнән 26 биремгә кадәр киңәйтелгән җавап язарга, тәкъдим ителгәннәрдән дөрес җавапны сайлап алырга кирәклеген, ә 27нче бирем инша язудан гыйбарәт булуын искәртте. тест җавапларын компьютер тикшерсә, иншаны рус теле укытучылары-экспертлар тикшерә.

«Барысына да уңышлар телибез! Балаларның сәламәтлеге, бүгенге халәте, киләчәге безнең аларга булган карашыбыздан да тора. Без, олылар, аларны яратып, ярдәм итәргә торабыз икән, алар аны сизә. Имтихан ул – бәйрәм дә, сынау да», – диде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot