news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Бердәм дәүләт имтиханнары биремнәрендә иң зур үзгәрешләр тарих буенча

Бердәм дәүләт имтиханнарының контроль-тикшерү материалларында иң зур үзгәрешләр «тарих» фәне буенча булды. Имтихан эшенең кимендә 20 процент биремнәре Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлана. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республика Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Тарих буенча биремнәр саны 19дан 21гә кадәр арттырылды. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы тарихыннан фактларны белүне, тарихи вакыйгаларны, процессларны һәм күренешләрне чагыштыру осталыгын тикшерү биреме кертелгән, дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе.

Бу имтихан буенча максималь балл 38дән 42гә кадәр җитте. Ә эшне башкару вакыты 180 минуттан 210 минутка кадәр арттырылды, дип өстәде Һадиуллин.

«Быел имтихан модельләренә күпчелек фәннәр буенча Федераль дәүләт белем бирү стандартына туры китереп үзгәрешләр кертү дәвам итә. Барлык үзгәрешләр, шул исәптән контроль-тикшерү материалларына яңа биремнәр кертү төрле мәгълүматны анализлау, биремнәрне, шул исәптән практик биремнәрне чишү, аңлату һәм аргументлар бирү күнекмәләренә юнәлдерелгән», – дип белдерде министр.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100