news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин белем бирү дәрәҗәсенә йогынты ясый торган өч факторны атады

Кадрлар, инфраструктура һәм укыту технологияләре – белем бирү дәрәҗәсенә йогынты ясый торган өч төп фактор. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

«Өлгереш һәм белем бирү сыйфаты күп факторларга бәйле. Өчесен аерып әйтәм: инфраструктура, кадрлар һәм технологияләр. Без сыйфатлы, уңайлы мәктәпләр төзибез, әмма яхшы укытучылар булмаса анда нәтиҗә булмаячак. Өлгерешне арттыру һәм белем бирү сыйфатына йогынты ясау өчен без бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итәргә тиеш», – диде Илсур Һадиуллин.

Өлгерешне арттыру һәм укучыларда белемгә кызыксынуны үстерү өчен Татарстанда олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын төбәк һәм Россия бәйгеләре өчен 10 меңнән 200 меңгә кадәр, ә халыкара бәйгеләр өчен 460 меңгә кадәр акчалата бүләкләү программасы бар.

Шулай ук җиңүчеләрнең һәм призерларның укытучылары да 10 меңнән 230 меңгә кадәр премия алырга мөмкин. Моннан тыш, Татарстанда ел саен «Ел укытучысы» премиясе уздырыла, ана төрле юнәлешләрдә иң яхшы 15 укытучыны сайлыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot