news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Баланың туган телне камил белмәвендә ата-ананы гына гаепләү дөрес түгел

Илсур Һадиуллин: Баланың туган телне камил белмәвендә ата-ананы гына гаепләү дөрес түгел
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин баланың туган телне камил белмәвендә ата-ананы гына гаепләү дөрес түгеллеген әйтте.

«Без, бер-беребезне гаепләп, туган телдә тәрбия һәм укыту мәсьәләсен катлауландыра төшәбез. Балалар бакчасы ата-аналарны гаепли, мәктәп укытучысы тәрбиячегә ишарә ясый. Баланың туган телне камил белмәвендә ата-ананы гына гаепләү дөрес түгел. Бу очракта «гаилә - балалар бакчасы - мәктәп» эш формуласы бербөтен һәм бердәм эшчәнлекне тәшкил итәргә тиеш», - дип басым ясады ул Бөтенроссия «Туган тел» форумы пленар утырышында.

Уңай мисал итеп, ул Казан шәһәренең татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209 нчы балалар бакчасы һәм 1 нче татар гимназиясен китерде. «Алар арасында мондый хезмәттәшлек гамәлгә куелган һәм анда ата-аналарның роле дә гаять зур», - ди министр.

Илсур Һадиуллин тагын берничә үрнәк мәгариф оешмасын санап узды. «Төбәкләргә килгәндә, бу Саратов шәһәре милли татар гимназиясе һәм Самара өлкәсенең «Яктылык» мәктәбе коллективлары. Республикабызда дан казанган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе, милли тәрбия үрнәге булган Ринат Фәрдиев исемендәге Зәй шәһәренең татар гимназиясе, Мөслим гимназиясе укытучылары командасы», - диде.

Мәгариф министры телне үзләштерү өчен иң кулай чор 6-7 яшькә кадәр булуын ассызыклады. «Сөйләм теле формалашуы өчен бик чикле вакыт бирелә, һәм ул чорны инкяр итү киләчәктә бала өчен өстәмә авырлыклар тудыра», - дип искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100