news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Балалар бакчаларында татар телендә тәрбия бирү өчен бер каршылык та юк

Министр һәр бакчада милли тәрбия һәм белем бирүче төркемнәргә өстенлек бирүне таләп итте.

Илсур Һадиуллин: Балалар бакчаларында татар телендә тәрбия бирү өчен бер каршылык та юк
Салават Камалетдинов

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирүдә бернинди каршылык булмавын белдерде.

«Тел өйрәнүнең иң нәтиҗәле чоры – балачак. Соңгы өч елда гына да республикада 75 балалар бакчасы төзелде. Ә бу бакчаларда туган телдә белем һәм тәрбия өчен шартлар тудырылдымы? Татар төркемнәре тупландымы? Тиешле кадрлар булдырылдымы? Сорау үзебезгә! Хөрмәтле коллегалар, балалар бакчаларында татар телендә белем һәм тәрбия бирүдә бернинди каршылык юк», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин милли мәгариф өчен җаваплы хезмәткәрләргә Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында.

Министр һәр бакчада милли тәрбия һәм белем бирүче төркемнәргә өстенлек бирүне таләп итте. «Катнаш төркемнәр – күз буяу гына! Бигрәк тә бу район үзәкләренә һәм шәһәрләргә кагыла. Яшь буында телебезгә ихтирам тәрбияләү, үзләренең татар милләтеннән булуы белән горурлану хисләре булдыру безнең иң зур бурычыбыз», - диде Илсур Һадиуллин.

Министр съездда катнашучыларга «Алтыда белгән телең – алтмышта онытылмас» дигән әйтемне дә искә алды.

Илсур Һадиуллин Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә балалар бакчаларына укыту-методик комплектлар, матур әдәбият, өстәл уеннары кайтарылганын искә алды. Ул төбәкләрдә яшәүче татарлар да куллана алсын өчен, әсбаплар министрлык сайтында урнаштырылганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100