Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Гыйльметдинов: “Хәзер сулык янында патшалык ясап яшәргә телиләр”
Татар районара табигатьне саклау прокуроры еллык башкарылган эш һәм ниятләнгән планнар турында сөйләде.
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән 2016 ел азагына якынлашып килә. Ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәләре, хәл ителгән проблемалар, киләчәккә планнар турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмәсендә Татар районара табигатьне саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов сөйләде.
- Илсур Ирекович, Су саклау зоналары елы тәмамланып килә. Нинди нәтиҗәләргә ирештегез? Проблема массакүләм төстә хәл ителде дип әйтеп буламы?
- Дөресен генә әйткәндә, без бу елга әзер булып кердек, чөнки элегрәк башланган эш иде бу. Быел бары тик дәвам иттердек. Бездән һәрвакыт күпме киртә җимердегез дип сорыйлар. Без андый бурычны күздә тотмадык. Беренче чиратта, без кешегә ничек эшләргә кирәк, ә ничек ярамый икәнлеген җиткерергә тырыштык.
Ел дәвамында гражданнарга сулыкларга төшүне чикләү белән бәйле 387 факт ачыкланды. 334 административ материал төзелде, 67 дәгъва гаризасы буенча 276 объект сүттерелде. Әйтергә кирәк, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан да зур эш башкарыла. Хәзерге вакытта барлык вак елгалар буенча инвентаризация үтелде. Сулыкларга төшү буенча кайда чикләүләр бар – барысы да билгеле. Киләсе елда беренче квартал эчендә, кайсын милекчеләрнең үзләренә сүттереп, кайсын судка җибәреп, квартал ахырына бу эшләрне бетерергә тиешбез.
-Аеруча киң яңгыраш алган фактларны мисал итеп китерсәгез иде...
- Мишә буенда берничә авылда тоташ коймалар белән тотылган урыннар бар иде. 2013 елда рейд нәтиҗәсендә эш башладык. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы су саклау зоналарын кадастрга куйды. Аннары шул коймаларны сүтү буенча эшне алып бару мөмкинлеге туды. Чөнки судта картографик кәгазьләр буенча корылманың су саклау зонасында урнашканын дәлилләп була башлады. Шуннан соң, 2014, 2015, 2016 елларда бу эшне дәвам итеп, шул нәтиҗәләргә ирештек. Хәзерге вакытта Мишә елгасы буенча гына судка 40 лап гариза язылган, йөзләгән административ материаллар бар.
Хәзерге вакытта чиста дип әйтерлек бер сулык та юк, шуңа күрә безнең эш нәтиҗәсендә сулар чистарырга тиеш. Суга иң күп пычрак агызучы – су чистарту җайланмалары. Казанда, Әлмәттә дә бар алар, 70-80 елларда салынган, күбесе рәтләп эшләми, нинди пычрак керә, шул пычрак суга агып төшә. Быел су чистарту җайланмаларын карап чыктык. Бөтенесендә “суны чистартып агызырга” дигән суд карары бар. Мәсәлән, Питрәч районында күптән түгел генә җинаять эше кузгатылды. “Теплострой” дигән ферма су чистарту җайланмалары белән эшләп, суны чистартмыйча гына Мишәгә агызган. Анда пычрак матдәләрнең ПДК, ягъни рөхсәт ителгән концентрация чигеннән 360 тапкыр күбрәк булуы ачыкланды, шул сәбәпле җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта суд карары нигезендә реконструкция эшләре алып барыла. Әлмәттә, Бөгелмәдә һәм күп кенә зур шәһәрләрдә дә шундый ук эшләр үткәрелә.
“Водоканал”ның ләм саклау җайланмаларын бетерү турында суд карары бар. Отары, Кукушкино янында урнашкан зур гына территориядә “Водоканал” пычранган ләмен ташлый иде. Халыктан бик күп шикаятьләр килде. Былтыр чыккан суд карары нигезендә, бу ләм саклау җайланмалары бетерелергә тиеш. Быел 25 ноябрьдә суд карары үз көченә керде. Суд приставларына ул карарны җибәрдек. Хәзерге вакытта эш бара. Тиздән бу проблема чишелер дип ышанып калам.
- Илсур Ирекович, сезнең фикерегезчә, закон бозу ларның сәбәбе нидә? Халыкка аңлату җитмиме? Әллә белеп торып, санга сукмыйлармы?
- Халыкка аңлату да җитми, кайберәүләр белеп тә эшли. Кеше мунчасыннан ук суга сикереп булсын өчен, йортын суга терәп сала. Шуңа күрә, дөресен әйткәндә, күбесе белеп эшли. Элек халык, киресенчә, су басудан куркып, судан ерак урнашырга тырышкан. Элекке йортларны карасак, су янындагылар бик аз. Хәзер модасы шундый: сулык янында биек киртә белән уратып алган патшалык ясап яшәргә телиләр. Шуңа күрә без ачыклаган барлык фактлар белеп эшләнгән.
Шуны әйтәсе килә: безнең эш нәтиҗәсендә хәзер кеше аңлый башлады. Элегрәк җәза бирергә, судка барырга туры килә иде. Хәзер тикшерү барышында ук законсыз корылма хуҗаларының күбесе коймаларын сүтеп, су кырыйларын бушата. Быел үзебезнең алга куелган максатка ирештек дип уйлыйм. Урындагы түрәләр дә, җир биргәндә, төзергә ярыймы-юкмы икәнлеген алдан уйлап, зоналарны башта игътибар белән карый.
- Халыктан шикаятьләр кабул ителдеме? Күпме гариза керде?
- Сулыкларга төшү юлын чикләү очракларын ачыклауда халык та актив рәвештә булыша. Гаризалар бик күп килде. Бөтен сулыкларны җәяү йөреп чыгып булмый бит, шуңа күрә алар безнең беренче ярдәмчеләр. Безнең эш нәтиҗәсендә халыкның өлеше зур.
Татарстанның бөтен район прокурорлары су объектлары буенча эшли, шуңа күрә гаризаларның гомуми санын әйтә алмыйм. Ә бездә шундый 20 ләп гариза керде. Без бит Идел, Чулман, Агыйдел буенча эшләмибез, алар буенча Казан табигатьне саклау прокуратурасы эшли. Без күбесенчә вак елгалар буенча.
- Шулай да, халыкка кагыйдәләрне искәртеп үтсәгез иде.
- Су кырыеннан ярдан алып 20 метр буш булырга тиеш, аның белән бөтен кеше дә куллана ала. 20 метрдан узгач төзергә була, әмма бер шарт бар: төзелә торган урында су саклау җайланмалары булырга тиеш, ягъни, өйдән, мунчадан суны аерым бер җирдән генә агызырга була. Алар елгага агып төшәргә тиеш түгел. Агыза калсагыз да, су читарту җайланмалары булырга тиеш. Суга, шулай ук, җиргә агу химикатлары кертергә ярамый. Эшмәкәрләргә ягулык салу станцияләре төзү рөхсәт ителми.
Эш барышында пирслар күп очрады. Күп кеше үз белдеге белән куя да, анары безгә бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә туры килә. Пирсларга килгәндә, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән судан файдалану буенча махсус килешү төзергә кирәк. Ул очракта пирслар да, причаллар да төзергә була.
- Законсыз корылмалар төзегән кешеләр нинди штрафка тартыла?
- Физик затларга 5 мең сумга кадәр штраф каралган, һәм алар шул коймаларны үзләре сүтәргә тиеш. Корылмаларны үзләре ишмәсә, суд карары нигезендә приставлар ишәчәк. Аннары приставлар моңа сарыф ителгән акчаны үзләренә ала.
- Хокук бозулар аеруча кайсы районнарында еш күзәтелә?
- Законсыз корылмалар аеруча зур шәһәрләрдән ерак булмаган елга буйларында күп. Шәһәрдә торып, дачада ял итәргә ярата безнең халык. Шуңа күрә бу проблема Казан, Әлмәт, Чаллы Түбән Кама кебек шәһәрләргә хас. Зур шәһәрләр тирәсендә гел хокук бозу фактлары табыла.
- Карьерлар, урманнар белән бәйле вазгыять ничегрәк?
- Карьерлар – безнең бәла инде ул. Бигрәк тә, Универсиада, спартакиада уздырганда күп кенә төзелеш эшләре башланды. Ә һәр төзелеш ком, таш сорый. Шуңа күрә бөтен тирәдә, бигрәк тә Казан тирәсендә казый башлаганнар иде. Дөрес итеп, лицензия нигезендә казучылар бар. Ә бар шундыйлар: киләләр дә, экскаватор куялар да, 1-2 төн эчендә зур-зур чокырлар казып китәләр. Аннары бөтен кеше шул чокырга чүп ташлый. Урманда, су кырыйларында да чокырлар бар бит хәзер. Нәтиҗәдә, әкренләп эрозия башлана, ишелә башлый.
Хәзерге вакытта бу фактлар бераз кимеде. Беренчедән, бу безнең эш нәтиҗәсе. 20 җинаять эше кузгатылды, берничә суд карары бар. Без җинаять эше генә кузгатып калмыйбыз, табигатькә китергән зыянны исәплибез. Ә бу йөзләгән миллион. Күптән түгел Теләче районында эш башкарылды. Зур гына карьер казылды, табигатькә китерелгән зыян 250 миллион сум күләмендә бәяләнде. Хәзер ул оешма шул сумманы түләргә тиеш, без җинаять эше белән генә туктап калмыйбыз. Нәтиҗәдә, ул аны киредән күмеп, рекультивация ясап, үлән чәчеп, агач утыртып, тәртипкә китерергә тиеш. Хәзерге вакытта тикшерү бара, әлегә җинаять эше кузгатылмаган.
Бөгелмәдә, Питрәчтә күптән түгел генә җинаять эше ачылды, Лаешта 4 җинаять эше кузгатылды. Зыян суммасы 1,5 млн сумнан алып 250 млн сумга кадәр тәшкил итә. Лицензия нигезендә эшләүче оешмалар да бар. Алар лицензия өчен дә, салымнарны да түли. Әмма кара казучылар аларның клиентларын үзләренә юнәтеп, эшсез калдыра. Салым да түләнми дигән сүз, бюджетка да зур зыян салына.
Урман кисү, урман тирәсендә казу эшләре аркасында табигатькә килгән зыянны исәплибез. Урман буенча шундыйрак хәл: элеккедән калган сыйфатмы – урман безнеке, барабыз да кисәбез дип уйлыйлар. Кешенең психологиясен үзгәртергә кирәк. Чүпне урманда ук ташлап калдыручылар күп. Аннары үзләре үк зарланалар. Балыкка килде, мәсәлән, ашаган-эчкән әйберсен ташлап калдыра да, икенче юлы килгәч, су кырые пычрак дип гаҗәпләнә. Аны кем чистартырга тиеш соң? Махсус җыештырып йөрүче оешма юк, дәүләттән андый акча каралмаган.
Хәзерге вакытта законга күп кенә үзгәрешләр кертелергә тиеш. Тиздән төбәк операторы дигән төшенчә килеп чыгачак. Чүп-чар әйләнеше өчен ике региональ оператор җавап бирәчәк. Аларга бик зур өметләр баглыйбыз. Гәрчә федераль закон буенча Россиянең барлык төбәкләрендә дә региональ операторларны 2017 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кертү планлаштырылган булса да, хәзерге вакытта башка субъектларда ике елга кичектерү, ягъни 2019 елдан кертү турында сүз бара. Чөнки ул законның үтәлеше өчен башка бик күп карарлар кабул итәргә кирәк. Ә алар әле кабул ителеп бетмәгән. Татарстанда чүп калдыклары белән эш итү буенча территориаль схема эшләнеп кабул ителде. Шуңа күрә бездә төбәк операторлары, Россиядә беренчеләрдән булып, киләсе елдан ук үз вазифаларына керешер дип көтелә. Ике юридик зат бөтен полигоннар, чүп җыю, логистика буенча эш башкарачак, теләсә кайда барлыкка килгән чүп өемен контрольдә тотачак. Бу проектка бюджеттан акча соралмый. Региональ оператор полигоннар төзү буенча үзенең инвестицион проекты белән керергә тиеш. Чүпне сортларга аеру, җыю, автотранспорт буенча да чыгымнарны үз өстенә ала.
- Су саклау зоналары елы тәмамланса да, шул юнәлештә эш дәвам иттереләчәкме?
- Әйе, киләсе ел Россиядә Экология елы дип игълан ителде. Бездән күргәннәрдерме, бәлки бездән үрнәк алганнардыр. Шуңа күрә бу эшне туктатмыйбыз. Быел су саклау зоналарына игътибар итсәк, киләсе елда бу сорауга комплекслы килербез. Эшлисе эшләр күп, планнар зурдан.
- Тагын нинди проблемалы мәсьәләләр бар? Нәрсәне хәл итәргә кирәк?
- Елдан-ел үзегез күрәсез: һава мәсьәләсе зур проблемага әйләнеп бара. Шәһәрдә суларга бик кыен, һаваны саклау буенча зур гына чаралар көтәбез. Беренчедән, федераль законнар кабул ителергә тиеш. Нәтиҗәгә ирешү өчен, һәр оешма үзендә һаваның торышын тикшерә торган җиһазлар куярга тиеш. Алар автоматик рәвештә табигатьне саклау органнарына хәбәр бирергә тиеш. Шуны башкарып чыга алсак, һава күпкә чистарыр иде. Мәскәүдә бу инде кертелгән. Күп вакытта һавага чыгарылган пычрак матдәләрне соңыннан күрәбез. Кеше гариза язса да, без барып җиткәнче, вакыт уза. Хәзер законнар катлауланды. Алдан киләбез дип шалтыратып әйтергә тиешбез. Ә киләбез дип әйткәч, алар һавага чыгаруны инде туктата. Шуңа күрә бу законнарны үзгәртә алсак, бу хәбәрләр автоматик рәвештә килеп торса, әлбәттә, нәтиҗәгә ирешә алачакбыз. Су белән шул ук хәл. Берәр елга чиста дип атарлык нәтиҗәгә килеп җитә алсак, без зур эш башкарылган дип уйлаячакбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз