Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: Укытучыларны коронавирустан прививка ясатуга мәҗбүриләү булмаячак
Министр сүзләренчә, бу ирекле эш.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда укытучыларны коронавирустан прививка ясатуга мәҗбүриләү булмаячак. Бу хакта журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
«Вакцинация башланды, ләкин бернинди мәҗбүриләү юк. Вакцинация алдыннан укытучылар башка бик күп анализлар да тапшыралар. Барлык этапларны узып, табиблар рөхсәт бирсә, вакцинациягә баралар. Бу аларның үз ихтыярында», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз