news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин укучыларның дистанцион укуга күчү турындагы соравына җавап бирде

Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле,  Казан мәктәбендә бер сыйныф карантинга ябылган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Биектау районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында булды. Педагоглар һәм укучылар министрдан дистанцион укуга күчү мөмкинлеге булу-булмавы белән кызыксынды. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һадиуллин сүзләренчә, хәзерге вазгыять белем бирү учреждениеләренең дистанцион укуга күчүен таләп итми. Ул укучыларның онлайн-укуга күчәргә теләве белән кызыксынды, барысы да берьюлы «юк» дип җавап бирде.

«Дистанцион укыту, чыннан да, кайсы укучы үзенең белемен арттырырга тели, ә кайсы - укымас өчен „дистанцион укуны“ куллануын ачыклый», — диде министр.

Илсур Һадиуллин мәгариф оешмаларында Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып учреждениеләрдә уку һәм тәрбия процессының үткәрелүен һәм кайнар ризык белән тукландыру оештырылуын тикшерде.

Татарстан Хөкүмәте тарафыннан республика бюджетыннан 8 930 һава рециркуляторы сатып алуга 77 млн сум акча бүленгән, дип сөйләде ул. Хәзерге вакытта алар мәктәпләргә җибәрелә, анда аларны гомуми куллану урыннарында (ашханә, коридор, актлар залы) урнаштыралар.

Беренче чиратта, җиһазларны укучылар саны күп булган мәктәпләргә җибәрәләр. Биектау районы мәгариф учреждениеләрендә алар урнаштырылган инде.

Хәзерге вакытта Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясенең сезонлы артуы сәбәпле, Казанның 33нче гимназиясендә бер сыйныф карантинга ябылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100