Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: Тырышлыкны күрә белмәсәләр — шул иң авыры
«Эшнең кимчелеген генә түгел, бөтен яхшы якларын да күрә белергә кирәк», — диде министр.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтүенчә, тармакта иң «авырткан» нокта — тырышлыкны күрә белмәү, гадел бәяләмәү. Бу хакта ул журналистларга йомгаклау конференциясендә әйтте.
«Әгәр дә бу системада эшләгән укытучыларның хезмәтен күрмәсәләр, сыйныф җитәкчесе эше барлыгын күрмәсәләр, бу эшне дөрес итеп сөйләмәсәләр — иң авыры шул. Тәнкыйть урынлы булса, кабул итә белергә кирәк, һәм без кабул итәбез дә. Эшнең кимчелеген генә түгел, бөтен яхшы якларын да күрә белергә кирәк», — диде министр.
Илсур Һадиуллин фикеренчә, «мәгариф системасы бүген яклауга мохтаҗ». «Без мәгарифне яратырга тиеш. Күңел тынычлыгы һәм куйган хезмәттән канәгатьлек алсак, шуңа риза булабыз», — диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз