news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин:"Тукай районында белем алу һәм тәрбия бирү өчен бар шартлар да тудырылган"

Иске Дөреш авылында балалар лагере һәм янгын сүндерү посты ачылды

(Тукай районы, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районы Иске Дөреш авылы халкы өчен узган шимбә иртәсе вакыйгаларга бай булды. Күләмле ремонт эшләреннән соң авыл мәктәбендә «Балкыш» балалар лагере һәм шушы ук территориядә янгын сүндерү посты ачылды, дип яза җирле басма.

Иске Дөреш һәм, гомумән, район халкы өчен мөһим объектлар ачылуда район башкарма комитеты житәкчесе Фаил Камаев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Ренат Садыйков, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәтенең Баш идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мотыйгуллин, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шатуров катнашты.

Иске Дөреш авыл җирлегендә башкарылган әлеге күләмле эшләр барысы 75 миллион сумга төшкән. Лагерь төзелү белән беррәттән, мәктәпнең үзенә һәм шушы бинада урнашкан балалар бакчасына да капиталь ремонт ясалды. Тантаналы ачышка кадәр Яр Чаллы-Сарман трассасыннан туп-туры лагерьга төшүче юл да салынып бетте. Аның озынлыгы – 600 метр. Шулай ук балаларның ялын файдалы үткәрү максатыннан, лагерь каршысында волейбол мәйданчыгы төзелде һәм воркаут (урам гимнастикасы) өчен җайланмалар куелды. Шунысын да әйтергә кирәк, мәйданчыкны төзүдә шушы авыл егете Эльвер Шәйхразыев зур булышлык күрсәтте. Әлеге мәйданчыкны балаларга ул бүләк итте дисәк тә ялгыш булмас: газон – тулысынча аның хезмәте.

Лагерь бинасы Иске Дөреш җирлегенә җиткәндә үк күзгә ташланып, балкып тора. «Балкыш» исеме хәзер аңа бик тә туры килә. Зур бәйрәмгә башкала кунаклары һәм район хакимияте житәкчелегеннән кала, мәгариф тармагы хезмәткәрләре, авыл халкы, гомумән, әлеге объект төзелешенә битараф булмаган барча кеше җыелган иде. Биредә үк лагерь сменасының соңгы көнен ял итүче балалар һәм аларның ата-аналары да бар иде.

– Тукай районы бик зур территорияне били. Елдан-ел район халкы арта, балалар саны күбәя. Балаларга тәрбия һәм белем бирү өчен шартлар тудыру безнең өстә. Моңа кадәр районда ел әйләнәсе эшләүче, үз эченә ял итүне һәм белем бирүне берләштерә алырлык үзәк юк иде. Бу лагерь шундый булачак. Биредә лагерь төзеп, балалар бакчасын һәм мәктәпне дә саклап кала алдык. Безнең районга һәрдаим булышлык күрсәткән республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә. Тукай районында барлык белем бирү учреждениеләре Иске Дөреш мәктәбеннән ким булмаска тиеш, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев.
– Районыгызда тәрбия һәм белем алу өчен бар шартлар да тудырылган. Сезнең шулай ук менә дигән кадрларыгыз бар, – дип билгеләп үтте бу җәһәттән ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.

Символик ачкыч «Камстройфон» җәмгыяте җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары, әлеге төзелешнең прорабы Дмитрий Гудясов кулыннан мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Әлфия Шәйдуллинага тапшырылды.

Биредә үк «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Теләнче Тамак мәктәбенә беренче сыйныфына керүче 6 балага һәм Яңа Бүләк мәктәбенә килүче 3 балага портфельләр тапшырылды. Сабыйларга бүләкләрне башкаладан килгән кунаклар өләште.
Янгын сүндерү постының ишекләре исә Республика дәүләт янгынга каршы хезмәте Баш идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мотыйгуллин тарафыннан ачылды.
– Посттагы янгын сүндерү машиналары төзек килеш, һәрвакыт старт сызыгында торсын, әмма күңелсезлекләр килеп чыкмасын, чакырулар булмасын иде, – дип теләде Рафаэль Мотыйгуллин.

Төзелеш эшләренә үзләреннән саллы өлеш кертүчеләргә – «Кама» агрофирмасы житәкчесе Рәшит Хәбетдиновка, «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте директоры Риф Миңнекәевкә, «Тукайтеплогаз» предприятиесе директоры Мөсәнниф Хановка, «Профит» ҖЧҖ директоры Марсель Мингалимовка, «Челтәрләр компаниясе» җәмгыяте башлыгы Радик Фәхретдиновка, «Татавтодорның Яр Чаллы филиалы директоры Юрий Барсуковка, Иске Дөреш егетләре «Горводзеленхоз» җәмгыятенең генераль директоры Эльвер Шәйхразыевка, Ленар Хөсәиновка, Фирдәвес Хафизовка, һәрбер эштә күмәкләшеп катнашканнары өчен белем бирү тармагында, бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларга, авыл халкына, гомумән, төзелеш эшенә битараф калмаган барча кешегә район хакимияте җитәкчелеге зур рәхмәт сүзләрен җиткерә,диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100