news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде

Илсур Һадиуллин 2007 елдан Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсен җитәкләде.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде. Бу хакта Татар-информга үз чыганагы хәбәр итте.

Илсур Һадиуллин 1964 елның 18 октябрендә туа.

1989 елны Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Биология һәм химия укытучысы белшечлеген ала. Педагогия фәннәре кандидаты, доцент.

1993 —1994 — Казанның № 71 мәктәп директоры;

1994 — 1997 — Казанның № 155 гимназия директоры;

1997 — 2002 — ТР Мәгариф Министры беренче урынбасары;

2002 — 2004 — Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;

2004 — 2007 — ТР мәгарифне үстерү Институты ректоры;

12.02.2007 — хәзерге вакытка кадәр — Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсе рәисе

 

news_right_1
news_right_2
news_bot