Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин техникум тулай торакларын ремонтлау программасын киңәйтүне сорады
Министр тулай торакларны ремонтлау буенча бөтенроссия программасын эшләү турында федераль үзәккә чыгарга тәкъдим итте.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин урта һөнәри белем йортлары тулай торакларын төзекләндерү программасын киңәйтүне сорады.
ТР Куркынычсызлык Советы утырышында ул бу үтенеч белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.
«Безгә чит төбәкләрдән дә колледжларга укырга киләләр, ләкин заманча яшәү шартлары булса, ул сан тагын да артыр иде. Тулай тораклар узган гасырның 80 елларында төзелгәч, капиталь ремонт күптән үткәрелмәгән. 2020 елда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре тулай торакларын төзекләндерү программасы булса да, ел дәвамында 2-3 тулай торакны гына төзекләндерергә өлгерәләр», — диде Илсур Һадиуллин.
Министр тулай торакларны ремонтлау буенча бөтенроссия программасын эшләү турында федераль үзәккә чыгарга тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов чит төбәкләрдән республикага күпме бала килүен сорашты. Илсур Һадиуллин әйтүенчә, читтән килгән 10 процентның 7 проценты — 9 нчы класстан соң, 2-3 проценты 11 класстан соң Татарстан уку йортларына укырга керә.
«Начар. Бөтенләй башкача булырга тиеш. 11 класстан соң күбрәк килүләрен кайгыртырга кирәк», — диде Президент. Тулай торакларны төзекләндергәч тә, өстенлек аларга бирелергә тиешлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз