news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин Татарстанда ярдәм нәтиҗәсендә яшь укытучылар мәктәптә төпләнүен әйтте

Грант өчен ел саен 170 миллион сумнан артык акча бүленә, яшь укытучыларның 80 проценттан артыгы мәктәпләрдә эшләргә кала.

Илсур Һадиуллин Татарстанда ярдәм нәтиҗәсендә яшь укытучылар мәктәптә төпләнүен әйтте
архив/Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Залитко). Татарстанда укытучыларга грант ярдәме күрсәтү өчен ел саен 170 миллион сумнан артык акча бүленә. Яшь укытучыларның 80 проценттан артыгы мәктәпләрдә укытырга кала. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Бөтенроссия һөнәри бәйгеләреннән тыш, республика безнең укытучыларга грантлар аша да булышлык күрсәтә. Татарстанда мөгаллимнәргә грант ярдәме күрсәтү өчен ел саен 170 миллион сумнан артык акча бүленә», - диде Илсур Һадиуллин.

Россия күләмендәге һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр әзерли торган педагогларга ярдәм күрсәтү программасын һәм төрле тармаклардан килеп, кабат һөнәри әзерлек узучы яңа мөгаллимнәргә булышуны максат итеп куйган «Безнең яңа укытучы» программасын да төп проектлар рәтендә карарга мөмкин. 

Спикер сүзләренчә, шундый ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә яшь укытучыларның 80 проценттан артыгы мәктәпләрдә төпләнә, ә олимпиада призерлары саны буенча Татарстан Россиядә өченче урынны били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100