Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: Татар телен укытуда быел күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителде
2022 елның 1 сентябреннән татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә дәүләт теле буларак укытыла башлаячак.
(Актаныш, 20 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин татар телен укыту буенча быел күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителүен белдерде.
«Гомуми белем бирү системасының төп принципларының берсе — республикабызның дәүләт телен һәм туган телләрне өйрәнү, туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру, милли сәясәтне гамәлгә ашыру. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елда күп кенә өстенлекле мәсьәләләр хәл ителде», — диде министр мәгариф фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә.
Илсур Һадиуллин сүзләренчә, 2022 елның 1 сентябреннән яңартылган башлангыч һәм төп гомуми белем бирү стандартлары гамәлгә керә. Стандартларда өйрәнү өчен мәҗбүри булган «Туган тел һәм әдәбият» предметы өлкәсенә Россия Федерациясе республикасы дәүләт телен өйрәнү кертелгән. Димәк дәүләт теле буларак татар теле уку планының мәҗбүри өлешендә укытыла башлый.
Шулай ук татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар федераль реестрга кертелгән. Ул Россиянең барлык төбәкләре өчен официаль статус алган. Татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын дәреслекләр эшләнгән.
«Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән милли уку йортлары өчен грант системасы гамәлгә куелды. Уку йортларының укыту-методик һәм материаль-техник базасын ныгыту буенча күләмле эш башкарыла», — диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.
Татар мәктәпләренә капиталь ремонт ясалуы да җәмәгатьчелек өчен яхшы яңалык булачак.
«Казан шәһәренең 18нче татар гимназиясе коллективы янкорма төзелеп бетүне куаныч белән көтәләр. Яшел Үзән шәһәренең 5нче татар гимназиясендә һәм Түбән Кама шәһәренең Б.Урманче исемендәге гимназиядә капиталь ремонтка әзерлек бара. Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге һәм Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге гимназияләрен ремонтлау мөмкинлеге карала. Милли уку йортлары өчен бу гаять зур ярдәм», — диде Илсур Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз