Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: Студентларны предприятиеләрдә өйрәтеп укыту киң кулланылмый
Мәгариф һәм фән министры кадрлар әзерләүдә дуаль белем бирү системасы кирәклеген әйтте.
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кадрлар әзерләүдә дуаль белем бирү системасы кирәклеген әйтте. Аның сүзләренчә, студентларны предприятиеләрдә өйрәтеп укыту тәҗрибәсе киң кулланылмый.
Бу хакта ул ТР Куркынычсызлык Советы утырышында сөйләде. «Хәзер эш бирүче оешмалар ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләүнең иң нәтиҗәле ысулы — дуаль белем бирүне тормышка ашыру. Бу очракта уку чорының яртысыннан да ким булмаган өлешен студент предприятиедә уздыра. Анда тулы хокуклы хезмәткәрләр булып торалар», — диде Илсур Һадиуллин.
Бүген колледж, техникумнарда 3 меңнән артык студент дуаль система буенча укый, аларны 500 остаз өйрәтә.
Министр әйтүенчә, кызганычка каршы, бүген бу практика тулы куәтендә кулланылмый. Оешмалар тарафыннан җитди ресурслар (стипендия яки хезмәт хакы, остазлар, махсус кием һәм башкалар) белән тәэмин итү кирәклеге дә моңа сәбәп булып тора, ди ул.
Дуаль белем бирүдә иң уңышлы тәҗрибәләр билгеле. Бөгелмә машина төзү техникумы һәм Шашин исемендәге «Татнефтҗ җәмгыятенең Бөгелмә механика заводы, Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы һәм «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ. Дементьев исемендәге Казан авиация техник колледжы һәм Казан вертолет заводы, Казан мотор төзүчеләр җитештерү берләшмәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз