news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Рус теле белән беррәттән башка телләр дә үсеш алырга тиеш

Ул РФ халыклары телләре сакланышы һәм үсеше дәүләт һәм җәмгыять, һәр гаилә роленнән торганын әйтте.

Илсур Һадиуллин: Рус теле белән беррәттән башка телләр дә үсеш алырга тиеш
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин рус теле белән беррәттән, башка телләр дә үсеш алырга тиешлеген билгеләп узды.

«Республикада телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырыла. Рус теле — илнең дәүләт теле, аның роле зур. Рус теле белән беррәттән, башка телләр дә үсеш алырга тиеш, рус дәүләт теленә зыян хисабына түгел», — диде министр.

«Илебездә күпчелек халык сөйләшә торган телне — рус телен хөрмәтләргә тиешбез. Бер-беребезгә ихтирам булса, барлык халыкларның телләре саклануы турында әйтергә була», — дип искәртте Илсур Һадиуллин.

Ул РФ халыклары телләре сакланышы һәм үсеше дәүләт һәм җәмгыять, һәр гаилә роленнән торганын әйтте. «Без тел ихтыяҗларын саклап калу өчен бөтен шартларны, төптән уйланган мотивация системасын булдырырга тырышырга тиеш. Халык теле — халык тормышы. Традицияләрне, фикерләрне, хисләрне шул телдә тапшырсак, тел яшәячәк», — дип белдерде.

Министр җәмгыять глобализациясе, миграция шартларында рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, ныгыту мәсьәләләре аеруча акуталь булганын ассызыклады. «Мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтендә мөһим сорауларның берсе — милләтара аралашу культурасын тәрбияләү. Бу бурычлар уку процессында да, дәрестән тыш эшчәнлектә дә хәл ителә», — диде.

Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә биш телдә — татар, рус, удмурт, мари, чуваш телләрендә укыту оештырылганын, сигез тел өйрәнү предметы булы торганын әйтте. Бу рус, татар, удмурт, чуваш, башкорт, мордва, иврит телләре. Бу муниципаль һәм дәүләт мәктәпләре. Бу мәктәпләр белән беррәттән респубикада якшәмбе мәктәбен булдырдык», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100