news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Муниципаль районнарда интернет тизлеге яхшырганы турында ишетәбез

Дистанцион уку башланганда 78 торак пунктта интернет тотмавы, 29ында мобиль элемтә булмавы билгеле иде.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хәзер муниципаль районнардан дистанцион уку өчен интернет тизлеге яхшыруы турында мәгълүматлар килеп ирешә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

«Муниципаль районнардан интернет тизлеге яхшырганын, укыту платформаларында элемтә сирәк өзелеп, туктап калуы турында ишетәбез. Хәзерге вакытта 178 мәктәптә интернет көчәйде дип хәбәр бирәләр», — диде.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, дистанцион уку башланган вакытта, республикада 78 торак пунктта интернет, 29ында мобиль элемтә, 4 мәктәптә интернет булмаган. 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм депутат Илшат Әминов бу авылларда балалар ничек белем алуы турында сораштылар. Илсур Һадиуллин андый урыннарда кейс- технологияләр кулланылуын әйтте. Аның сүзләренчә, бүген бөтенләй укытмаган мәктәпләр юк.

Марат Әхмәтов, шулай ук, дистанцион укыту озакка сузылса, белем бирү сыйфатын күпмегә төшерер икән дип кызыксынды.

«Андый шик бар, мавыгырга кирәк тә түгел, бу бит инде мәҗбүр булган чара», — диде Илсур Һадиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100