news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә игътибар бирмәгән районны атады

Мәгариф һәм фән министры милли мәгариф өлкәсендә актив һәм сүлпәнрәк эшләүчеләрне санап узды.

Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә игътибар бирмәгән районны атады

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә игътибар бирмәгән районны атады. «Кызганыч, Югары Осланда туган телдә белем һәм тәрбия бирү бөтенләй оештырылмаган», — диде ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында. 

Милли мәгарифкә зур игътибар бирүчеләрдән министр Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч районнарын мисалга китерде.

«Әлмәт, Баулы, Зәй, Менделеевск, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Чистай районнарына игътибарны арттыру сорала», — дип әйтте Илсур Һадиуллин.

«Балада туган телне өйрәнүдә кызыксыну уяту өчен, белем бирү процессы кызыклы, мавыктыргыч булырга тиеш. Коммуникатив технологияләрне кулланып, практик юнәлешле программаларны гамәлгә кертү — беренче юнәлеш», — диде мәгариф министры.

«Татар теленнән республикабызның дәүләт теле буларак һәм татар әдәбиятыннан эшләнгән программалар федераль реестрга кертелде», — диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100