Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: Мәктәптә тукланудан бөтен бала беркайчан да канәгать була алмый
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры мәктәп лагерьләре эшчәнлеген тикшерә.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәптә тукланудан 100 процент бала барысы да берьюлы беркайчан да канәгать була алмый дип саный. Ул бу турыда Казанның 102нче гимназиясе лагеры эшчәнлеген тикшерү барышында журналистларга әйтте.
«Мәктәптә тукланудан 100 процент бала беркайчан да канәгать була алмый. Дөнья булгач, төрле кеше бар. Кемдер ботка яратмый, я башка ризыкны. Туклану мәсьәләсен Җәмәгать палатасында да күтәрәләр, һәр мәктәптә ата-аналар комитеты да тикшереп тора. Мәгариф һәм фән министрлыгы ашханәләрнең эшен һәрвакыт контрольдә тота. Бүгенге көндә тукланудан зарланучылар саны элеккеге вакытка караганда күпкә кимрәк», — диде Илсур Һадиуллин.
Илсур Һадиуллин мәктәп лагерьләре эшчәнлеген тикшерә. Бүген чират Казанның 102нче гимназия лагерына җитте. Тикшерү барышында министр балаларның туклануына аеруча игътибар биреп, ашханәне карап чыкты. Министр 102нче гимназиядәге лагерьның эшчәнлегеннән канәгать калды. Аның сүзләренчә, туклану да яхшы оештырылган, инфекциядән саклану чаралары да тиешле дәрәҗәдә үтәлә, балаларның вакытын да файдалы үткәрәләр.
Көзге каникуллар вакытында Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында Татарстанда 690 мәктәп лагеры эшли. 40 меңнән артык бала иртәнге сәгать тугыздан көндезге өчкә кадәр вакытларын мәктәптә уздыра. Баланы бер сәгатькә иртә китерү һәм бер сәгатькә соңрак алу мөмкинлеге дә каралган. Һәр лагерьдә көнгә өч мәртәбә ашаталар, укучылар өчен төрле уеннар, өстәмә дәресләр оештыралар.
«Мәктәпләрнең 85 проценты җылы ризыкны үзләре пешерә, 15 проценты китерелгәнен тарата. Шулай да һәр лагерьдә меню бер төрле. Ике атна алдан ул белгечләр тарафыннан расланган. Туклану мәсьәләсен министрлык контрольдә тота. Безнең белгечләр, минем урынбасарлар районнарга чыгып ашханәләрне тикшереп тора», — диде Илсур Һадиуллин.
Бүгенге менюга килсәк, иртән сыер мае, батон, сосиска, макарон (А группасы) бирделәр. Төшке ашка кыяр салаты, итле һәм каймаклы борщ, тавык итеннән шашлык, дөге, компот һәм ипи каралган. Кичке ашауга — сок белән печенье.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз