news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Киләсе елда 217 мәктәп ашханәсен яңартырга планлаштырабыз

Ашханәләрне яңарту өчен 1 млрд сум акча бүленүе көтелә.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елда 217 мәктәп ашханәсен яңарту буенча юл картасы төзелгән һәм бүгенге көндә ведомстволар белән килештерү эше бара. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

«2021 елда мәктәп ашханәләрен яңарту өчен 1 млрд сум акча бүленүен көтәбез. Хәзер юл картасы эшләнгән. Хәзер Татарстанның Төзелеш министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән килештерү эше бара. 217 мәктәп ашханәсен зурайту, шартларын яхшырту, җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла», — диде Илсур Һадиуллин.

Министр 217 ашханәне зурайтуны, яңартуны Роспотребнадзор таләп итүен әйтте.

Министрлык мәгълүматы буенча, Татарстанда 1403 гомуми белем бирү оешмасы эшли. Аларның филиалларын, кайберләре берничә бинада урнашуын исәпкә алып, республикада барлыгы 1763 мәктәп ашханәсе бар. Шуларның 81 проценты ризыкны үзләре әзерли, ә 19 проценты махсус оешмалар китергәнне тарата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100