news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин Казанның 98 нче мәктәбендә «Җиңү диктанты» яза

«Әтиләребез, бабаларыбыз, Советлар союзы халкы күрсәткән зур героик көчне искә төшерү, аларның батырлыгына соклану өчен языла торган диктант бу», — диде министр.

Илсур Һадиуллин Казанның 98 нче мәктәбендә «Җиңү диктанты» яза
Владимир Васильев

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 98 нче мәктәбендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында «Җиңү диктанты» башланды. 

Халыкара диктант Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына кагылышлы сораулар белән тест рәвешендә үтә.

«Шушы көннәрдә әтиләребез, бабаларыбыз, Советлар союзы халкы күрсәткән зур героик көчне искә төшерү, аларның батырлыгына соклану өчен языла торган диктант бу. Тарихны искә алмасак, яшь буынга җиткерә белмәсәк, ул юкка чыгачак», — дип белдерде Илсур Һадиуллин журналистларга. 

Җиңү диктанты — илдә үсеп килүче буыннын патриотик тәрбиясендә мөһим халыкара акция. 2019 елдан бирле үткәрелә. 2019 елда Җиңү диктанты Татарстанда 8 мәйданчыкта үткәрелгән, анда 795 кеше катнашкан. 2020 елда диктант 88 мәйданчыкта оештырылган. Быел диктант мәйданчыклары 159 га җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100