news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илсур Һадиуллин: Казанның 18 нче татар гимназиясендә янкорма төзү карары бар

«Президентыбызга рәхмәт: 2021 елга янкорма төзелеше буенча проектлаштыру эше кертелгән, бу безне сөендерә», — диде министр.

Илсур Һадиуллин: Казанның 18 нче татар гимназиясендә янкорма төзү карары бар
Владимир Васильев

(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Казанның Идел буе районында урнашкан 18 нче татар гимназиясендә янкорма төзелеше ниятләнә. Бу хакта журналистларга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

Хәзерге вакытта гимназия укучылары 42 нче мәктәп белән ике арада берсеннән-берсенә йөрергә мәҗбүр.

«Чыннан да бу сорау күптәннән күтәрелгән иде, ләкин ахырына барып җитмәделәр. Президентыбызга рәхмәт: 2021 елга янкорма төзелеше буенча проектлаштыру эше кертелгән, бу безне сөендерә», — диде министр.

Илсур Һадиуллин Президент Указы белән булдырылган Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе бу юнәлештә ярдәм итәчәгенә өметен белдерде.

«Нинди генә юнәлештә булмасын — әдәби бәйге, дәреслекләр, конкурслар, интерактив җиһазлау — барлык инициативалар Президент тарафыннан хуплана. Туган телләр елында шундый яхшы эшләрне күбрәк башкарырбыз дип өметләнәбез», — диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot