news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Имтиханнарга сылтап, татар телен өйрәнмәү — зур ялгышлык

«БДИ кеше тормышында бер генә тапкыр бирелә дә, шуның белән бетте, аннары бит яшисе, эшлисе, гаилә корып гомер итәсе бар», — диде Мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин: Имтиханнарга сылтап, татар телен өйрәнмәү — зур ялгышлык
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханнары рус телендә булуга сылтап, татар телен өйрәнмәү — зур хата.

«БДИ русча булгач, „Бер үк дәресне ике тапкыр өйрәнеп булмый, балага бик авыр була“, — диючеләр бар. Анысы да бардыр. Әмма БДИ кеше тормышында бер генә тапкыр бирелә дә, шуның белән бетте. Ә тормышта яшисе, эшлисе, гаилә корып гомер итәсе бар. Имтиханнарга гына сылтап, үз телебезне онытып, фәннәрне татарча укытудан читләшү — зур ялгышыбыз», — диде ул Россия төбәкләреннән килгән татар оешмалары һәм укытучылар семинар-киңәшмәсендә.

Министр сүзләренчә, татар телен белмәү татар иҗатына да тәэсир итә. «Татар телен онытып, фәннәрне укытмасак, үз телебездә сөйләшмәсәк, шагыйрь, язучылар иҗат иткән әсәрләрне кем укыр, кем аңлар? Кемгә кирәк булыр икән ул алга таба? Бу сорау барыбызны да борчый», — дип өстәде Илсур Һадиуллин.

Бүген Халыклар дуслыгы йортында Россия төбәкләреннән укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе узды. Анда илнең 25 субъектыннан килгән 150 делегат катнашты.

«Бүгенге очрашуның әһәмияте бик зур. Россиянең 25 төбәгеннән килгән йөз илледән артык делегат барысы да телне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Беренче тапкыр Тамбов, Иркутск, Сахалин өлкәләреннән килделәр. Бу — татар теленә карата кызыксыну арта, телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр бар дигән сүз», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры.

Ул шулай ук төбәкләрдә булган проблемалар турында әйтте. «Чит телләр өч сәгать укытыла икән, туган тел дәресләре, шул исәптән Россия субъектларында, 2-3 сәгатьтән ким булмаска тиеш. Әлбәттә, дәреслекләр белән тәэмин итүдә аларга республикабыз ярдәм итә. Без регионнарга 7 миллионга китап һәм әсбаплар сатып алып өләштек. Ел саен үтә торган олимпиада, вебинар, семинар, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләр, осталык дәресләре — барысы да бу мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100