news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин «Җиңү диктанты» сорауларын кызык дип бәяләде

«Бәлки, кайсыдыр сорауларга дөрес җавап та бирмәгәнбездер. Иң мөһиме — катнашуым, шуның белән без яшьләргә үрнәк булырга тиеш», — дип белдерде министр.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Җиңү диктанты» сорауларын кызык дип бәяләде. Бүген ул Казанның 98 нче мәктәбендә шушы диктантны язды.

«Җиңү диктанты» сораулары кызык. Икеләнмичә җавап бирер өчен яңадан бер карап чыгарга кирәк булган икән дип уйладым әле менә. Сорауларга килгәндә, мәсәлән, Муса Җәлилнең өч шигыре бирелгән. Берсе нигезендә дүрт җавап каралган. «Моабит дәфтәре» дигән җавапны сайладым, дөрес дип уйлыйм», — дип сөйләде министр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илсур Һадиуллин, шулай ук, яшь белорус партизаннары Марат Казей белән аның сеңлесе, «Дорога жизни», быел Самарада куелачак 179 генералга мемориаль һәйкәл турында сораулар булганын әйтте.

«Бәлки, кайсыдыр сорауларга дөрес җавап та бирмәгәнбездер. Иң мөһиме — катнашуым, шуның белән без яшьләргә үрнәк булырга тиеш», — дип белдерде министр. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100