Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Илсур Һадиуллин: Гаепләгәнче, укытучы белән уртак тел табарга тырышырга кирәк
«Дәресне яздырыгыз диләр дә, аннары бергә карыйлар, тыңлыйлар. Ата-аналар мондый киңәш биреп ялгыша. Бу хаталарны төзәтергә кирәк», — диде министр.
(Казан, 21 декабрь, «Татар-инфом», Гөлнар Гарифуллина). Күзәтчелек органнарына гаепләп, әләкләп язганчы, сыйныф җитәкчесе белән уртак тел табарга тырышырга кирәк. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шундый киңәш бирде.
«Каядыр прокуратурага, мәгариф бүлегенә язганчы, сыйныф җитәкчесе белән уртак тел табарга тырышырга кирәк. Бергәләп хәл итеп карарга, гаепләп, тәнкыйтьләп эш итүдән беркем отмый», — диде министр.
Журналистлар белән очрашуда сүз укытучыларга ата-аналар тарафыннан басым ясау турында барды.
«Чыннан да, укытучыларга авыр. Син дәрес алып барасың, ә сине төшерәләр, ләкин алай ярамый бит. Балаларга кем шундый хокук бирә? Әти-әниләр үзләре. Яздырыгыз диләр дә, аннары бергә карыйлар, тыңлыйлар. Ата-аналар мондый киңәш биреп ялгыша. Бу хаталарны төзәтергә кирәк», — диде Илсур Һадиуллин.
Министр ел саен психологик мониторинг үткәрелүен, белем бирү учреждениесендә психологик мохит өйрәнелүен, риск төркеменә керүчеләр ачыклануын әйтте. «Без бу мәгълүматны сыйныф җитәкчесенә җиткерәбез. Әгәр укытучының үз теләге булмаса, бер психолог та бөтен коллективка ярдәм итә алмый. Укытучылар үзләре дә психолог булырга тиеш дип уйлыйм мин», — диде ул.
«Мәктәпнең төп психологы — директор, төп технолог — завуч. Республикада 533 мәктәп психологы бар, алар арасында авторлык курсларын оештыручылар бар. Алар укытучыларга да психологик киңәшләрен бирәләр», — дип белдерде Илсур Һадиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз